Мәңге бетмәс, һаман сызлый, Йөрәктәге яралары. Балачактан ятим калган- Сугыш чоры балалары.
Сугыштан соң үтелгән юл, Сиксэн ел ара бары. Картайганнар, калтайганнар- Сугыш чоры балалары.
Уйлыйлардыр-артык ерак, Китеп булмас моннан ары. Анда-санда гына калган, Сугыш чоры балалары.
Үтеп киткән гомерләрнең, Бергә инде шатлык-зары. Илгә җиңүне китергән, Сугыш чоры балалары.
Ятимлекккә тарганнарның, Йөзләре шул боек, сары. Бергәләшеп ил күтәргән, Сугыш чоры балалары.
Кадер-хөрмәттә яшәтик- Онытмыйкчы без аларны. Рәхмәт сезгә газизләрем- Сугыш чоры балалары!
Сведения предоставлены организацией Апастовское МБУ «ЦКС» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.