Китаплар күргәзмәсе .Китап минем сердәшем.

2 апреля 2025
Бесплатно

2 апрель — Бөтендөнья балалар китабы көне. Китапка багышланган кичәбезне башлыйбыз. Без язучылар, аларның әсәрләре, гомумән китап турында сөйләшербез.

       Тормышыбызга тирән үтеп кергән “китап” дигән могҗизага без шул кадәр күнеккәнбез, аңа сулый торган һава, эчә торган су кебек гадәти нәрсә дип кенә карыйбыз. Бу бөек могҗизаны уйлап табу өчен кешелек дөньясына дистәләрчә мең еллар кирәк булган. Без ияләшкән китапка хәтле ниндди генә китаплар булмаган: таш китап, агач китап, сөяк китап, тукыма китап. Мондый китапларны язу өчен күп вакыт, зур көч соралган, аларны куллану да җиңел булмаган. Китапларны “җиңеләйтү”, аны язуны гадиләштерү, файдалануны уңайлату өчен кешеләр яңа юллар эзләгәннәр. Шуның нәтиҗәсендә папирус, пергамент һәм, ниһаять, кәгазь уйлап табылган.

     Дөрес, мондый материалларга язылган китап та арзан булмаган. Уртача гына күләмле китапны күчереп язу өчен күп куч, озак вакыт, хәтта айлар, еллар кирәк булган. Европада үлемгә хөкем ителгән кешеләрнең җәзасын еш кына китап күчереп язу белән алмаштырганнар. Әнә шуннан китап язуның нинди хезмәт булуын чамалап була инде. Кешелек тарихы алга барган саен информациягә, белемгә, аралашуга ихтыяҗ арткан. Белем, информация чыганагы булган китапка да сорау үсеп торган. Әмма китап җитештерү җиңел булмаган. Шуңа күрә аны җиңеләйтү юлларын эзләгәннәр. Тора-бара кешеләр, күчмә хәрефләр, шрифтлар кулланып, аларны җыеп, китап басу юлын уйлап тапканнар. Бу ысул барлыкка килгәч, китап дигән төшенчә дә аерымланган. Кулдан язылганнарын-кулъзма китап, ә хәреф, шрифтлар җыеп басылганнарын — китап яки басма китап дип йөртә башлаганнар.

Расписание
Внимание! Указано местное время проведения события

Сведения предоставлены организацией МБУК «Алькеевская межпоселенческая центральная библиотека» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.

«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2025 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна