«Сугыш урлаган балачак»
Сугыш чорында балалар ничек яшәгән? Әлеге буын кешеләренен тормышы турында без бик аз беләбез. Ә бит алар, сугыш чоры балалары, төп югалтуларга дучар булучылар. Сугыш аларның бала чагын, бала чакка хас шатлык куанычларын гына түгел, ә иң якын кешеләрен дә тартып ала. Сугыш чоры балалары ачлыкны да, ялангачлыкны да кичергәннәр. Сугыш аларга бик иртә тормыш йөген тарттыра, бик иртә олыгайта. Аларга сугышка китүче әтиләрен, абыйларын алыштырырга туры килә. Аларның киләчәге, тынычлыгы өчен әтиләре, абыйлары сугышка китә, күбесе кире әйләнеп тә кайтмый. Әти сүзен әйтергә тилмергән, әти назын тоярга сусаган күпме балалар, яшь буын… Без бу кичәдә авылыбызда яшәүче сугыш чоры балалары белән очрашып, аларның истәлекләрен тынлаячакбыз.
Сведения предоставлены организацией МБУ «ЦКС Актанышского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.