Һәр гаиләдә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турында мәгълүматны кадерләп саклыйлар һәм буыннан-буынга тапшыралар. Сугыш һәр йортка чакырылмаган кунак булып бәреп керә. Һәр гаиләгә кайгы, газаплар, күз яшьләре һәм якыннарыннан аерылу авыртуы китерде. Аларның берәүләре һәлак булган, икенчеләре — хәбәрсез югалган, өченчеләренә бәхет елмайган — алар өйләренә кайтканнар. Алар барысы да безнең хәтердә яши һәм, әгәр без аларны истә тотсак, мәңге яшәячәкләр. Һәрбер гаиләдә кадерләп саклый торган хәтирәләр, истәлекле әйберләр була. Туганнары өчен фотолары, аның турындагы хәтирәләре, Бөек Ватан сугышында алган орден — медальләре бик кадерле. Адәм баласы дөньядан бөтенләйгә югалмый. Җирдә кылган гамәлләре, әйтелгән васыятьләре, ниһаять, гомерен дәвам иттерүче варислары кала. Вакыт узган саен тарих сәхифәләренә тузан кунса да, Бөек Җиңү турындагы хәтерне саклау — әби-бабаларыбызның әманәте. Ил хәтере — кеше хәтере. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан, әйдәгез, һәр гаиләдә хәтер яңартыйк.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.