Туган телем-Тукай теле

26 апреля 2025
6+
Бесплатно

Тукай белем алырга тырышуның  кирәклеген һәм шул ук вакытта аның авыр хезмәт икәнен дә әйтә, хезмәт һәм белем аша тормышны дөрес аңларга чакыра. Габдуллага югары уку йортларында уку бәхете эләкмәгән, ләкин ул бик тырыш, зирәк шәкерт булган, кулына килеп эләккән һәр китапны йотлыгып укыган, үзлегеннән көнчыгыш һәм Европа әдәбияты белән танышкан, Җаектагы укытучысы Мотыйгулла Төхфәтуллин да аңа ныклы белем биргән.

 Әйе, Габдулла Тукайның әсәрләре туган илне, туган телне, халкыбызны яратырга, эш сөяргә, аң-белемгә омтылырга, табигатькә мәхәббәт аша кешелекле булырга, гадел һәм намуслы булырга чакыра. Ул күтәргән проблемалар бүген дә әһәмиятен югалтмый, игътибар үзәгендә тора. Бүген дә без Тукайның әсәрләрен яратып укыйбыз, аның бөеклеген таныйбыз. Тукай — халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да. Ул — чын мәгънәсендә халыкның үз улы.  Инде бөек шагыйребезне бездән аерган XX гасыр да «узган гасыр» булып тарихка кереп калды. Әмма Габдулла Тукайның шәхесе һәм ул тудырган үлемсез әсәрләр һәрвакыт халык күңелендә, безнең гасырда калалар. Бу — шагыйрьнең рухи үлемсезлеге дигән сүз.

 Тукай — өлкәннәрнең дә, балаларның да иң яраткан шагыйре. Аның шигырьләрен бабаларыбыз ятлаган, әти-әниләребез укып үскән. Хәзер без аларны өйрәнәбез. Алар җанны җылыта, күңелне яктырта, туган илгә, Туган телгә мәхәббәт тәрбияли.

Расписание
Внимание! Указано местное время проведения события

Сведения предоставлены организацией МБУ «ЦБС Тукаевского района РТ» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.

«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2025 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна