Әнәс Касыйм улы Галиев 1920 елның 3 апрелендә Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа.
Әнәс Галиев җидееллык авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң 1936-39 нчы елларда Казан финанс-экономика техникумында махсус белем ала, аннары берникадәр вакыт Дөбъяз районы һәм Казандагы финанс органнарында инспектор булып эшли.
1940 елда Ә. Галиев армиягә алына, сугышның беренче көннәрендә үк алгы сызыкта була. 1942 елда контузияле хәлдә дошман кулына әсир төшеп, 1945 елга кадәр фашист концлагерьларында газап чигә. Иң аянычлысы шул: әсирлектән кайткач та, аңа озак еллар әдәбияттан читкә тибәрелеп яшәргә туры килә.1956 елдан соң гына аның өчен матбугатта басылу мөмкинлеге ачыла. 1958—1996 еллар арасында әдипнең ике шигырь җыентыгы, күп повестьлары, романнары дөнья күрә.
Ә.Галиев — 1985 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
1996 елның 26 июлендә Казанда вафат булган.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.