Күренекле шагыйрь Роберт Вәли улы Әхмәтҗанов 1935 елның 1 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы үзәгендә туа.
Роберт Әхмәтҗанов шигърияткә үзенең «Егерменче яз» (1958) китабы — эчкерсез яшьлек, якты өмет, ашкынулы хисләре белән, һәрбер сулышы ялкынга, һәрбер сүзе образлы шигъри фикергә күчәргә әзер торган романтик рухлы кыю шагыйрь булып килеп керде. Инде моннан соң бер-бер артлы тезелеп киткән китаплары Гасырлар юлы» (1960), «Синең кояшың» (1962), «Йолдызстан» (1964), «Кызыл усаклар» (1966), «Еллар яна» (1968), «Сәгать суга» (1970), Идел-йорт (1972), «Таң шәһәре» (1974), «Олы юлның җилләре» (1976), « Сабыйлар хоры» (1979), «Хәтер елгасы- (1980), шулай ук рус телендә чыккан «Страна июнь» (1976) җыентыгы рецензентларның бик хаклы билгеләп үтүенчә, исемнәре белән үк үзенчәлекле бер шигъри дөнья барлыкка китерәләр. Китапханәдә оештырылган «Гомер китабының битләре» дип исемләнгән китап күргәзмәсе шагыйрьнең иҗатын ачып бирер.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.