Литературный праздник «Роберт Миңнуллинның шигърият дөньясы»

27 марта 2025
12+
Бесплатно

Татар шигърияте талантларга бай. Роберт Миңнуллин — шуларның берсе.
Бүген Роберт Миңнуллинны белмәгән, аның шигырьләрен укымаган, җырларын җырламаган — ишетмәгән, телевизордан күрмәгән милли җанлы татар сирәктер. Буген коточкыч хәбәр ишеттек: Роберт Миннуллин вафат…
Татарстанның халык шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде авылында туа. Бер елдан соң аларның гаиләсе Кыпчак авылына күчеп килә. Әтисе Мөгаллим анда берничә ел эшләгәннән соң үзенең туган авылы Шәммәткә кайтып төпләнә. Булачак шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары Сөн буена урнашкан, Татарстанның Актаныш районына терәлеп кенә торган шул гүзәл авылда уза.
“Шулай кирәк булган”
Сугыш беткәннән соң нәкъ өч елдан
Мин туганмын. Шулай кирәк булган.
Мин туганмын. Туган илем минсез
Бер егеткә әле кимрәк булган.
Японнарны җиңеп кайткан Әткәй
Яңгыратып көлгән, улын күргәч.
Рәхәтләнеп бер елаган Әнкәй,
Бишегендә яткан улы көлгәч.
Гаиләдә — мин беренче бала.
Бабамнарга — мин беренче онык.
Нәселемнең яңа буынын мин
Башлаганмын иң беренче булып.
Кемдер иртә туган, кемдер соңрак,
Ул чаклысы нигә минем өчен?
Ә мин үзем вакытында тудым,
Нәкъ кирәктә тудым Илем өчен!

Шагыйрь, үзе әйтмешли, бик дөрес әйтә, “нәкъ кирәктә туып иле өчен”, — иле өчен, халкы өчен бөек әдәби мирас калдырды.
Әдипләрнең асыл талантын билгели торган бер бизмән бар. Ул — аларның өлкәннәр өчен дә, нәниләр өчен дә бердәй талантлы әсәрләр иҗат итә алулары. Андый әдипләр, гадәттә күп булмый; булганнары да гаять тыйнак, самими җан ияләредер. Роберт Миннуллин да шундый шагыйрьләрдән иде. Роберт Миңнуллин — югары зәвыклы, сизгер рухлы, дөньяны һәм кешеләрне үзенчә тасвирларга омтылучы лирик шагыйрь, аның китапларының тәрбияви көче бик зур. “Әнкәйнең биш шатлыгы булдык, биш кайгысы булдык кайчакта”. Никадәр осталык һәм иплелек белән һәркайсыбызның күңел халәтен ачып биреп укучы күңеленә җиткергә бу юллар. “Шигырьләремдә “Әнкәй” сүзен баш хәрефтән язам, алар дөньядагы иң кадерле, иң матур, иң әйбәт кешегә багышланган” — дип язды Роберт Миңнуллин. Аның “әнкәй” дип язуында “әткәй” сүзләре дә ишетелә сыман.


Ә инде шагыйрьнең балалар өчен язылган китапларында балалар психологиясен, аларның эчке һәм тышкы дөньясын яхшы белүен үзенә хас җор теллелек белән иҗат ителгәне шигырьләре раслый. Ул шигырьләр тәрбия чыганагы да: бу шигырьләр ата-анага карата игелекле, кешеләргә мәрхәмәтле, юмарт, табигатькә сакчыл карашлы, миһербанлы булып үсәргә өнди. Гади генә итеп, дусларча гына! Табигать телен аңлап үскәннәрнең генә күңеле нечкә хисләргә бай була, кеше хәленә керә белә, явызлыклар кылмый. Әдипнең язган әсәрләре илаһи моң сирпеп тора.
Аның шигырьләре, шагыйрь үзе әйткәндәй, җырлап тора. Ике йөздән артык шигыре көйгә салынган һәм бу җырлар, бөтен татар-төрки дөньясына таралып, миллионлаган йөрәкләрне җилкендерерлек канатлы җырга әверелгән.
Бүген без Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, җәмәгатъ эшмәкәре, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Халыкара Андерсен бүләге иясе һәм Татарстанның Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Абдулла Алиш исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты, Халык депутаты, Татарстан Республикасының Дәүләт Советында милли мәсьәләләр буенча Даими комиссия рәисе, Дәүләт Советы рәисе урынбасары
Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин турындагы якты хатирәләребезне барлыйбыз һәм аны соңгы юлга озатабыз…
Роберт Миннуллин ике тугандаш республика: Татарстан һәм Башкортстан халкын Сөн аша тоташтыручы Дуслык күпере дә булды. Һәм киләчәк буыннар өчен дә шулай булып калыр да! Чөнки аның моңы, аның шигырләре халык күңелендә, меңләгән укучылары күңелендә сакланып буынннардан — буыннарга күчәр!
Авыр туфрагың җиңел булсын, якты күңелле каләм иясе!..
Роберт Миннуллин турында истәлекләр безнең күңелләрдә озак сакланыр.

Расписание
Внимание! Указано местное время проведения события

Сведения предоставлены организацией ЦБС Алексеевского МР Республики Татарстан и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.

«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2025 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна