Күренекле шагыйрь Роберт Вәли улы Әхмәтҗанов 1935 елның 1 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы үзәгендә район партия оешмасы хезмәткәре гаиләсендә туа. 1942 елның салкын кышында әтисе фронтка киткәч (Вәли Әхмәтҗанов 1943 елның маенда сугышта һәлак була), җиде яшьлек Робертның әнисе, балаларын ияртеп, үзенең туган төбәгенә — шулай ук Балык Бистәсе районына кергән Иске Арыш авылына әйләнеп кайта. Робертның бала чагы һәм үсмер еллары шунда уза. Р.Әхмәтҗанов — татар поэзиясендә үзенә генә хас шигъри йөзе, язу манерасы булган талантлы шагыйрьләрнең берсе. Аның шигърияте беренче нәүбәттә гражданлык-публицистик пафосы, фикер-хисләренең киеренкелеге, романтик күтәренкелеге, форма һәм сурәтләү алымнарындагы яңача образлылык хасиятләре белән җәлеп итә.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.