«Ак чәчәкләр яктысы»
«Ак чәчәкләр» — Габдрахман Әпсәләмов тарафыннан 1965 елда иҗат ителгән роман.
Роман беренче тапкыр «Казан утлары» журналының 1965 елгы 11 санында басыла. Аннары Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып дөнья күрә. 1989 елда 100 меңлек тираж белән басылып чыга. Соңгы тапкыр 2019 елда өч мең данәдә басыла.
Габрахман Әпсәләмовка 1965 елда инфаркт кичереп, бик күп тапкырлар шифаханәдә ятырга туры килә. «Ак чәчәкләр» романы авторның больницада авырып ятканда күргәннәренә нигезләнеп языла.
«Ак чәчәчкләр» романы медицина хезмәткәрләре, табиблар тормышын яктырта. Әсәрнең үзәгендә табиблар тора. Романның төп геройлары — татарның беренче табибы булып сурәтләнгән Әбүзәр Таһиров һәм яшь белгечләр Гөлшәһидә белән Мансур. Таһировның прототибы булып татарлар арасында беренче медицина профессоры Әбүбәкер Терегулов тора.
«Ак чәчәкләр» романының аерым китап булып басылуына 60 ел тулу уңаеннан китапханәдә мәгълүмат көне үткәреләчәк.
Сведения предоставлены организацией МБУ «ЦБС г. Нижнекамска» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.