Балалар китабы атналыгы уңаенна Карга авыл китапханәсендә “Кызыклы китапның дусты бул” дип исемләнгән әдәби сәгать узачачак. Китап иленең кызыклыгын төшендерү, китапка мәхәббәт арттыру теләге белән китапларны ничек уку, ничек саклап тоту кагыйдәләре турында әңгәмә уздырыла. Укучылар “Тылсымлы әкиятләр илендә” дигән викторина сорауларына җавап бирәчәк.Максатыбыз — китапка кызыксыну уяту, күп укыла торган балалар әдәбиятын, китапханә фондына яңа кайткан китапларны пропагандалау, шулай ук кайчандыр яратып укылган һәм лаексыз рәвештә онытыла барган китапларга игътибарны арттыру. Укучыларның нинди китапларга өстенлек итүләрен ачыклау өчен, иң күп китап укучылар арасында сораштыру үткәреләчәк. Шулай ук һәркем үзенең яратып укыган китабы турында фикер калдыра ала.
Сведения предоставлены организацией МБУК «Алькеевская межпоселенческая центральная библиотека» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.