Язның беренче бәйрәме − 8 март якынлаша.Урамда яз җилләре исә. Яз битләребезгә дә, хисләребезгә дә үзенең җылысын өрә. Яз үзенең сихри көчләре белән кешеләр күңеленә үк үтеп керә: җан, рухка ниндидер көтелмәгән куаныч иңәр төсле, бәхет-шатлыкка юл ачылыр сыман. Яз кебек ямьле хатын-кызлар бәйрәме дә яз көне бит! Шул уңайдан китапханәдә “Яз гөлләре сезгә гүзәлләр” дип исемләнгән шигырь кичәсе уздырабыз. Бәйрәм тарихы белән танышабыз.Кичәбез шигырь юллары, төрле биремнәр белән үрелеп барачак. Татар хатын — кыз шагыйрьләренең мәхәббәт, шатлык һәм югалтулар, өмет тулы шигырьләрен укыячакбыз. “Хатын — кызга мәдхия” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясыячакбыз. Шулай ук ”Сөембикә” журнал битләреннән дә кызыклы язмалар белән дә танышачакбыз. Мәкальләр һәм табышмаклар өстендә эш алып барачакбыз.
Сведения предоставлены организацией МБУК «Алькеевская межпоселенческая центральная библиотека» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.