Международный день театра

27 марта 2025
6+
Бесплатно

Театрга битараф булмаган һәр кешене театр көненә көтеп калам: яраткан театрларны карарбыз, бүгенге көн геройлары-театр актерларын барларбыз, уйнап карарбыз, өйрәнербез, искә төшерербез. Рәхим итегез! көтәбез!

Театр — сәнгатьнең иң гүзәл төре. 


ТЕАТР

Театр яктылыкка, нурга илтә,
Кире якка җибәрми, уңга илтә.
Габдулла Тукай.

Театр — тылсымлы зур көч ул,
Көлдерә, җырлата, елата;
Ачысын-төчесен каптырып,
Чынбарлык хакында уйлата.

Тормышның гаделен, усалын
Ничек бар, ул шулай күрсәтә.
Мәхәббәт һәм нәфрәт янәшә…
Театр — чын сәнгать — тетрәтә.

Җаннарны юучы ак чишмә,
Күзләрең ача ул үзеңә.
Камчысыз камчылый, каезлый –
Тәнкыйте утына түз генә.

Театр — ул рухи бер мәктәп,
Түбәнне күтәрер гайрәтле.
Хыялга канатлар куярдай
Гүзәл ул, ихлас ул, кодрәтле.

Театр –туган тел сакчысы,
Әхлакый кыйммәтләр бакчасы;
Театр сүзендә магнит бар –
Чакырып тора ул барчасын.

Үзеңнең, күршеңнең, гаиләңнең
Тәртибен сиздерми төзәтә.
Театр баскычы төбеннән
Йөзеңне, холкыңны үзгәртә.

Мөкатдәс, хозур бер тамаша,
Һичкайчан караудан туймыйсың.
Син инде беркайда, беркайчан
Күңелең аклыгын җуймыйсың.

Яктырта җаныңны, җылыта,
Нәкь Тукай әйткәнчә, гыйбрәт ул.
Халкыңны йокыдан уяткан,
Алтыннан зиннәтле кыйммәт ул.

Мәдәни югары бер башка
Театр яраткан кешеләр.
Дөньяның агын һәм карасын
Аерып, адашмый яшиләр.

… Заманның ниндие булса да,
Япмасын ТЕАТР пәрдәсен!
Күктәге зур кояш шикелле
Яктыртсын күңелләр тәрзәсен.
Яктыртсын йөрәкләр тәрзәсен.
Зәйфә Салихова.

Расписание
Внимание! Указано местное время проведения события

Сведения предоставлены организацией МБУ «Районный Дом культуры» Буинского МР и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.

«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2025 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна