Мәдәният хезмәткәре сүзе — ул һөнәр генә түгел, ул сәнгать аша кешеләрнең күңелен, рухын дәвалаучы, дөньяга матурлык өстәү мәгънәсенә ия булган бөек вазифа.
Мәдәният хезмәткәре көне безнең рәсми бәйрәмнәр исемлегендә очраклы гына пәйда булмады. Ул мәдәният хезмәткәрләренең илнең социаль-икътисади үсешенә керткән саллы өлеше ярдәмендә мөмкин булды. Без китапханә, театр, музей, концерт һәм күргәзмә залларына йөреп, мәдәният җимешләреннән көн саен файдаланабыз. Шуңа күрә Мәдәният хезмәткәре көне гадәти һөнәри бәйрәмгә караганда күпкә әһәмиятлерәк.
Халыклар арасында үзара аңлашу, диалогка юл ачучы мәдәният милләтара татулыкка ярдәм итә. Аның универсаль теле бөтен кешегә дә аңлаешлы, ә нигезе гаиләдә салына. Шуңа күрә Бөтенроссия күләмендә Мәдәният хезмәткәре көненең максаты Россия гаиләсенең абруен яңарту, гаилә традицияләрен һәм кыйммәтләрен ныгыту булган Гаилә елында үткәрелүе аеруча әһәмиятле.
Татарстанның мәдәният өлкәсендә 20 меңнән артык кеше эшли, ә республиканың күпмилләтле мәдәнияте Россия мәдәни киңлегенең аерылгысыз өлеше булып тора. Соңгы елларда ул дөньяның әйдәп баручы музейлары һәм театрлары белән хезмәттәшлек итеп, үзе хакында актив рәвештә белдереп тора. Татарстан күптәннән зур күләмле халыкара форумнар һәм фестивальләр үткәрү мәйданчыгына әверелде, ә аның коллективлары һәм артистлары үзләренең осталыклары белән дөньяның мәдәният башкалаларын яулый. Татарстанның архитектура, тарих, мәдәният һәйкәлләре елдан-ел күбрәк туристлар җәлеп итә. Республиканың мәдәният учреждениеләре — безнең горурлык һәм көндәлек кайгырту объектлары гына түгел, ә Россия һәм халыкара мәдәни процессларның актив катнашучылары да
Сведения предоставлены организацией МБУ «Районный Дом культуры» Буинского МР и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.