Әдәби әсәрләрдә хатын-кыз образы
Татар әдәбиятында хатын-кыз язучыларның активлашып китүе күркәм күренеш. Ләбибә Ихсанова, Мәдинә Маликова, Фәүзия Фәйрәмова, Нәбирә Гыйматдинова кебек язучыларыбыз хәзерге татар прозасы күгендә әдәбиятыбызны, культурабызны үстерүдә зур өлеш кертәләр. Хатын-кыз проза иҗаты мәйданында Зифа Кадырова да үз урынын алды. Аның «Сагынырсың мин булмам», «Язмыш сынавы», «Көтеп узган гомер», «Бәхеткә юл кайдан?» әсәрләрендә башларны югалтырлык мәхәббәт, көтелмәгән хыянәт, ялгышлар, тетрәнүләр, газаплар, ачы югалтулар һәм бәхетле мизгелләр чагыла. Наратлы–Кичү авылы китапханәсендә 6 нчы март — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан әдәби китапханә узачак. Әдәби әсәрләрдә хатын–кыз образы турында фикер алышу булачак.
Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.