«Туган ягым» шигъри сәгать
Туган як! Һәрбер кеше өчен нинди газиз, кадерле, тирән мәгънәле сүз! Туган як дигәч тә, туып-үскән нигез, туган туфрак, иксез-чиксез болыннар, туган якның гүзәл табигате күз алдына килеп баса. Барлык шагыйрьләр дә туган якларына мәдхия җырлап шигырьләр язган дисәк, ялгыш булмас. Туган ягы — данлыклы Минзәлә ягы булган шагыйрьләрнең дә шигырьләре бик күп. Наратлы-Кичү авылы китапханәсендә 5 нче март — Бөтендөнья кычкырып уку көненә багышланган шигъри сәгать узачак. Китап укучыларга үзләре яраткан туган төбәгебез шагыйрьләренең, туган якка багышлап язылган шигырьләрен укырга мөмкинлек булачак. Шигъри сәгатькә рәхим итегез!
Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.