«Дөньяда иң матур тел-ул минем туган телем»
21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан
игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны
киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты. Бүгенге көндә
галимнәр Җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Һичшиксез, алар
арасында миллиардлаган аралашучы һәм шул ук вакытта бер дистә кеше
сөйләшә торган телләр дә бар. Хәзерге заманда күпчелегебез ким дигәндә
2-3 телне камил белә. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү
дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк
белергә ярдәм итә. Ләкин туган тел ул бер генә. Безнең телебез — татар
теле. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш.
Сабыйларыбызның теле туган телдә ачылсын. Телебезнең кулланылыш даирәсен
киңәйтү, аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру — безнең төп
бурычыбыз.
Китапханәбездә «Иң матур тел» исемле китап күргәзмәсе эшләнә. Укучылар
туган тел турында шигырьләр укыйлар, фикер уртаклашу уза.
Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.