"Әдәбият корабы" якташыбыз Хәниф Хөснуллинның якты истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә уздыру максаты белән Шәңгәлче авылына юл тотарбыз. Яр Чаллы каласыннан килгән Х.Хөснуллин иҗатын тирәнтен белүче, әдипнең үзе белән якыннан таныш булган
Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова кичәбезнең төп кунаклары булыр дип көтелә. Очрашуда язучының сыйныфташлары үзләренең якты матур истәлекләре белән бүлешерләр, "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе язучылары Р.Нәбиуллина, Ф.Сабирова үзләренең иҗат җимешләрен-шигырьләрен бүләк итәчәкләр. Кичәбез кунаклары Ф.Сафин чыгышын тыңлап рәхәтләнеп бер көлеп, уйланып хатирәләр дөньясына чумарлар, Әлфия Ситдыйкованы тыңлап якташыбызның никадәр мәрхәмәтле, кешелекле булуын тоярлар.
Сведения предоставлены организацией МБУ «ЦБС г. Нижнекамска» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.