Бөтен гомере буе халыкка фидакарьләрчә хезмәт кылган, милләт мәнфәгатен үзенең яшәү кыйбласы иткән татар галимнәре һәм әдипләре шактый күп. Болар арасында иң мөхтәрәм урыннарның берсен Каюм Насыйри алып тора.
1860 елдан башлап ярты гасыр дәвамында гаять нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән Каюм Насыйри татар мәгърифәтчелегенең күренекле вәкиле була.Ул гыйльми эшчәнлек алып бара, төрле уку әсбаплары, татар теле, рус теле, математика, геометрия, география, ботаника һәм башка фәннәр буенча татар телендә дәреслекләр әзерли, сүзлекләр төзи. Бөек мәгърифәтченең үзе исән чагында ук дөнья күргән 40 тан артык басма китабы (гыйльми һәм әдәби әсәрләре) бар. Каюм Насыйриның мирасы — утта янмас, суда батмас, мәңге тутыкмас могҗизалы бер гәүһәр.
14нче февраль көнне танылган татар мәгърифәтчесе, тел галиме, тарихчы, тәрҗемәче, язучы, фольклорчы Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйровның тууына 200 ел була. Шул уңайдан китапханәбездә «Мәгърифәтче Каюм Насыйри» дип исемләнгән әдәби чатыр оештырабыз. Әдипнең тормыш юлы, иҗаты, аның турында кызыклы фактлар бер кешене дә битараф калдырмас дип уйлыйбыз.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.