«Гомерләрнең һәрбер көне матур, матур итеп кеше яшәсә»
3 декабрь–Халыкара инвалидлар көне. Бу көн календарьда үзгә урын алып тора һәм физик-акыл мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең проблемаларына игътибарны җәлеп итү максатында билгеләп үтелә. Тормышта һәрбер адым авырлык белән бирелсә дә, сынмыйлар-сыгылмыйлар, кечкенә генә җиңүнең дә тәмен белеп яшиләр. Көндәлек тормышларында, эшләрендә аларга һәрвакыт ярдәм кулы сузучыларга рәхмәтләрен белдерәләр. Янәшәбездәге болай да үзләрен кимсетеп тойган дусларыбызга игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына — терәк, сырхауларына — шифа, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч булып хәлләрен белеп йөрик. 5 декабрь көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә “Гомерләрнең һәрбер көне матур, матур итеп кеше яшәсә”дигән исем белән мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең өйләренә баруны оештыралар.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.