Балалар сабантуе
Татар халкы элек-электән бик тырыш, эшчән халык булган. Җиренә җиткереп эшен дә эшләгән, бәйрәм итеп ял да итә белгән. Кыр эшләре тәмамлану белән, бәйрәмгә дип бирнә җыйганнар, зур мәйданнарга җыелып, Сабантуй бәйрәмен үткәреп күңел ачканнар. Әлеге бәйрәм бик борынгыдан килеп, бүгенге көнгә кадәр дә асылын югалтмыйча татар дөньясында зурлап бәйрәм ителә. Халык бәйрәмдә бик теләп җырлап-биеп күңел ача, төрле уеннарда катнашып көч сынашалар.
Без үзебезнең гореф-гадәтләребезне онытмаска, аларны киләчәк буыннарга да чәчми-түкми җиткерергә бурычлыбыз. Шул нисбәттән авылыбызда матур итеп бәйрәм чарасын ел да уздырабыз. Максатыбыз — балаларны бу матур бәйрәмнең йолалары белән якыннанрак таныштыру иде.
15нче июнь көнне балаларны һәм өлкәннәрне мөйданда көтәбез! Матур итеп татарча милли моңлы көйләр тавышы ишетелеп торыр. Күңелле уеннар, берсеннән-берсе узыша-узыша капчык киеп сикерүләр, чүлмәк тә ватулар һәм башка күңелле уеннар көтә!
Сведения предоставлены организацией МБУ«Татарско-Суксинский СДК» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.