«Сүзе акның йөзе ак». Сатирик язучы Фәнзаман Батталга 85 ел.
Сатирик язучы Фәнзаман Баттал (Фәнзаман Сәетбаттал улы Сәетбатталов) 1939 елның 16 февралендә Татарстанның Минзәлә районы Үрсу авылында «халык дошманы», «кулак» һәм дин әһеленең улы буларак сайлау хокукларыннан мәхрүм ителгән, мал-мөлкәте кат-кат конфискацияләнеп, ике мәртәбә сөргендә булып кайткан крәстиян гаиләсендә дөньяга килә. Булачак әдипкә тугыз яшь тулган вакытта — 1948 елда — аның әтисен дә, әнисен дә кабат сөргенгә озаталар. Алар киткәч, болай да ач биш ятим баладан гына торган гаиләгә кызамык дигән авыру кереп, Фәнзаманның эне-сеңелләрен бер-бер артлы якты дөньядан алып китә. Тома ятим калган яшүсмер малай райондагы Хуҗәмәт балалар йортына китәргә мәҗбүр була һәм туган авылында башлаган укуын шунда дәвам иттерә. Сталин вафатыннан соң игълан ителгән амнистиягә эләгеп, өч-дүрт елдан әти-әнисе котылып кайткач, Фәнзаманнар гаиләсе Минзәләдә төпләнеп яши башлый. Фәнзаман шунда Вахитов исемендәге урта мәктәптә укып, 1957 елда аны тәмамлый. Мәктәптә уку елларында ук шигырьләре, кечкенә хикәяләре, мәкаләләре белән район газетасында һәм «Пионер» (хәзерге «Ялкын»), «Чаян» кебек республика матбугатында исеме күренә башлаган яшь каләм тибрәтүчене, үзе әйтмешли, «яшь тайны йөгәнләп колхоз эшенә алып киткән кебек», район газетасы редакциясенә эшкә йөгәнлиләр. Анда ул гаскәри хезмәткә алынганчы бер ел чамасы эшли, актив рәвештә төбәк һәм республика газеталарында языша.
Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.