Кыш бабайга хат язу
Кыш бабайга хат язам.
Кыш бабайга язам үзем хатны,
Күңелем белән табынам Ходайга.
Хатка язган сүзләр, һич шигем юк,
Ирешерләр бөек күкләргә.
Ачуланып китмә, күсе елы,
Син түгелсең, бәлки, гаепле.
Елның шулай авыр килгәнлеге
Бер Ходайга гына билгеле.
Шундый иркен булган җир өсләре,
Кемнәргәдер диләр тарайган.
Киметмәкче булып адәмнәрне,
Авыру уйлап, табып, тараткан.
Үгез елы яхшы булсын берүк,
Илдә булсын, муллык, тынычлык.
Авырлыклар калсын иске елда,
Тарих битләрендэ чагылып.
Битлекләрсез йөрсен бар кешеләр,
Сау —саләмәт, көлеп елмаеп.
Алдагысы өчен кайгырмыйча,
Бүгенгесе өчен шатланып.
Мәрхәмәтлек иңсен жир шарына,
Хөрмәт артсын барлык кешегә.
Хәерчелек бетсен, булсын муллык,
Тигез булсын барлык кеше дә.
Ипотека кредит дигәннәре
Бетеп китсен эреп, юк булып.
Жирнең асты, өсте байлык тулган,
Бар да яшәсеннәр бай булып.
Җир яшәрсен, тусын яшь балалар,
Гайләләрдә булсын иминлек.
Ата-ана назын тигез тоеп,
Бик күңелле үтсен сабыйлык.
Өлкәннәргә булсын кадер хөрмәт.
Сабый күңеле кебек куңелләр.
Балаларың булса игелекле,
Шуннан бөек шатлык кайда бар?
Сведения предоставлены организацией МБУ «Районный Дом культуры» Буинского МР и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.