«Космос глазами детей» конкурс рисунков посвященный ко дню космонавтики для детей 7-12 лет
Кешеләрне электән күк җисемнәре кызыксындырган.Алар галәмгә очу турында хыялланганнар.Галимнәр космик корабль уйлап тапканнар.Галәмгә башта кешеләрне очыртырга курыкканнар.Шуңа күрә башта этләрне җибәреп караганнар.Ул этләрнең исеме «Белка» һәм «Стрелка» булган.Алар галәмнән исән–имин әйләнеп кайткач кешеләр үзләре очканнар.Иң беренче булып галәм киңлекләрен яулаган кеше–Юрий Алексеевич Гагарин.1961 нче елның 12 апрелендә дөньяда беренче буларак бортына кеше утырган «Восток» космик корабле җир тирәли орбитага җибәрелде.Ю.А.Гагаринның корабле планетабыз тирәли орбита буенча 108 минутта тулы әйләнеш ясап уңышлы рәвештә җиргә төште.Космик эра менә шулай башланды.Кешеләрнең йолдызларга очу турында күп гасырлар буе килгән хыялы тормышка ашты.Шул көннән соң 12 апрель
–Космонавтика көне дип бәйрәм ителә башлады.«Космос глазами детей»дигән чарабызда балалар космос, космонавтика, планета, скафандр, космик ракета белән бәйле рәсемнәр төшерәчәк.Конкурста 7–12 яшьлек балалар катнашачак.Шулай ук «Галәмгә сәяхәт» дигән китап күргәзмәсе эшләячәк.Чара барышында балалар төрле аппликацияләр ярдәмендә космоска очарга ракета ясарлар, эшләрен йолдызлар, планеталар белән бизәрләр.Кәгазьдән, картоннан самолетлар ясап, аларны очыртып уйнарлар.Картоннан ясалган скафандр киеп үзләрен космонавт итеп тоярлар.Космос темасы балаларга кызыклы, китапханәчеләр аны игътибарсыз калдырмый.Йолдызлар һәм төрле планеталар, космос һәм космонавтлар турында танып–белү дәресләре, әңгәмәләр үткәреләчәк.
Сведения предоставлены организацией МБУ«Централизованная библиотека Сармановского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.