Фотовыставка «Перелистывая страницы истории»
1966 елның 16 июленнән фотохәбәрче вазыйфасына керешкән Рифкать Арсланов шомлы 1941 елның 29 июнендә дөньяга килә. Гаилә башлыгы 17 сентябрьдә һәлак була. Рифкать әтисе Габдулланың исеменә тап төшерми үсә, мактаулы тормыш юлы уза. Туган авылы Актанышта 8 сыйныф белем үзләштергәч, Уфа елга техникумында укып, теплоходта 3 ел моторчы, 2 ел механик ярдәмчесе булып эшли. Армиядә изге бурычын үтәгәннән соң Түбән Камада электрчы һөнәре ала. Аннан әнисен карарга Актанышка кайтып төпләнә. Мөхәррияткә эшкә урнаша, аннан 1969 елның 20 маенда май заводына күченә.
Ул белемен күтәрү, һөнәри осталыгын арттыру, камилләштерү буенча даими нәтиҗәле шөгыльләнә. Читтән торып Васильево автотранспорт техникумын автомеханик белгечлеге буенча тәмамлый, Актаныш СХТсында шул хезмәтне башкара.
1973 елның 18 маенда мөхәррияткә фотохәбәрче булып әйләнеп кайта. Шуннан тагын, бу юлы инде лаеклы ялга чыкканчы замандашларының портретларын, район сулышын фотосурәтләрдә чагылдырып, җирлекнең елъязмасын тасмаларда теркәп калдыра, үз һөнәренең чын остасына әйләнә. Алабугада узган һөнәри бәйгедә республика күләмендә җиңү яулый. Ул 1991 елның 30 октябрендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек була.
Хак юлга басып, улы һәм оныгы белән бергә җомга намазын калдырмый. Каты сырхауга каршы торуда сабырлык, түземлелек, нык ихтыяр көче күрсәтеп, соңгы сулышына кадәр күңел күтәренкелеген саклап кала һәм 2012 елның 6 июлендә мәңгелеккә күчә.
Сведения предоставлены организацией ГБУ «Актанышский районный краеведческий музей РТ» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.