Ике китап авторы, "Кама таңнары" әдәби берләшмә язучысы 65 яшь тулу уңаеннан Мөнҗия Хәлимованы китапханәбезгә чакырырга булдык. «Яшьлек җырымны көйлим…» дип исемләнгән әдәби — музыкаль кичәбезнең кунагы киң кырлы, үзенчәлекле ханым. «Талир тәнкә» ансамбле солисты Мөнҗия ханым иҗат мәйданына бик соң килеп керә. Әмма, бик зур багаҗ белән. Бер-бер артлы шигырьләр язып, күңел хисләрен кәгазъ битләренә төшерсә, гармунын кулга алып, аларны көйгә дә сала. Тормыш юлының кызыклы вакыйгаларына күз салып, шигърияте аланында ял итеп, автор үзе башкарган җырлар кочагында ял итәргә теләүче һәркемне әлге очрашуга көтәбез. Сарман якларында туып, бүгенге көндә Түбән Камада яшәүче Мөнҗия ханым иҗаты һәркемдә зур кызыксыну һәм соклану уятыр, дигән теләктә калабыз.
Сведения предоставлены организацией МБУ «ЦБС г. Нижнекамска» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.