«Әнкәем-алтыным»

10 марта 2025
18+
Бесплатно

Ул җыр бер кешене дә битараф калдырмый. Чөнки ул җырга адәм баласының бөтен гомере сыеп беткән.Әниләргә багышланган җырлар бик күп. Күп булсын, әниләр моңа бик лаек. Кулымнан, хәлемнән килсә, дөнья йөзендәге һәр әнигә багышлап җыр язар идем әле мин.Әниләр турындагы бер генә җырны булса да һәр кеше тапкырлау таблицасын белгән кебек белергә тиештер. Ә андый җыр бар. Аны беркем дә тыныч кына тыңлый алмый. Алай дисәң, тыңланган да, җырланган да. Безнең буын мәктәптә шул җырны Сүзебез безгә генә түгел, бөтен төрки дөньяга таныш, татары да, башкорты да, үзбәк, каракалпак һәм башкалар үзләренеке дип санап йөрткән казах җыры — «Әниемә» хакында. «Биргәнсең син миңа ал нурын таңнарның, җыйгансың син миңа бар гөлен даланың…» Ишетәсез бит ул җырны? Колак белән түгел, җаныгыз белән ишетәсез. Ул җыр бөтен җаныгызны айкый. Сез елыйсыз. Ник елаганыгызны да әйтә алмыйсыз. Аны беркем дә әйтә алмый. Үзем язам, үземнең ирексездән яшьләрем тәгәри. Бугазымны авырттырып төер тыгыла. Юк, мин беләм, күпләр хәзер шул хәлдә. Бу бит шундый җыр. Никадәр җылы сүз әйтелмәгән, никадәр наз бирелми, түләнми калган бурыч булып тора. Без — балалар начар булудан түгел, бу яшәеш законы.Аналарга мәдхия бәйрәмендә әниләр турында бик күп җырлар хәм шигырьләр яңгыраячак.

Расписание
Внимание! Указано местное время проведения события

Сведения предоставлены организацией МБУ «Центр развития культуры» Нурлатского муниципального района РТ и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.

«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2025 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна