Нэуруз мобэрэк булсын!
Март ае — яз башы, бик матур ай. Бу ай озак заманнар буе яңа елның беренче ае булып йөргән. Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты 21 — 22 март — Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләнеп үтелгән.Нәүрүз — язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзенең мәгънәсе фарсыча яңа көн (ел) дигәнне аңлата.Бу көнне өйдән-өйгә кереп, теләк теләп, сый-бүләк җыеп йөргәннәр. Йорт хуҗаларына яңа елда саулык-иминлек, кырларга бай уңыш, кешеләр бер-берсенә озын гомер теләгәннәр.
Нәүрүз ул — игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы матур бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, үзләре дә кунак чакыралар, булган үпкәләрен оныталар, бер-берсен гафу итәләр. Ул бәйрәмгә яз кызы гүзәл Нәүрүзбикә килә.
Менә шуңа күрә, Нәүрүз ул — тынычлыкка, матурлыкка өндәүче бәйрәм.
Сезнең барыгызны да әлеге бәйрәм белән кайнар котлыйбыз хэм котеп калабыз Каргалы клубында.Саулык-сэламэтлек, бэхет, унышлар телибез. Барлык ометлэрегез дэ чынга ашсын! Язгы Яна ел котлы булсын! Нэуруз мобарэкбад! Укылган догаларыбыз кабул булсын! Ил-коннэребезгэ тынычлык телик!
Нәүрүз килә
Нәүрүз, Нәүрүз, Нәүрүз!
Шатлык белән, бәхет белән!
Түрдән уз! Түрдән уз!
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная система культурно-досуговых учреждений Чистопольского МР РТ» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.