«Без батырлыклар турында укыйбыз, герой булырга хыялланабыз»
Бүгенге балалар өчен Бөек Ватан сугышы — ул ерак тарих, әмма китап юллары безне шул көннәрдәге вакыйгаларга чумдыра, сугыш елларында кешеләргә нәрсә кичерергә туры килгәнен күз алдына китерергә ярдәм итә. Бөек сугыш! Ул фильмнарда, фронтовикларның, бу коточкыч фаҗигане кичерүчеләрнең хикәяләрендә яши, фотосурәтләрдә, хатларда, йөрәкләрдә һәм китапларда сурәтләнгән. Үзләренең геройлары, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучылары булмаган, истәлекләрен киләчәк буыннары кадерләп саклаган бер генә гаилә дә юктыр, мөгаен. Теге коточкыч сугыш турында сөйли алырлык исән ветераннар азайганнан-азая бара. Ләкин бездә китаплар бар һәм алар арасында дөресләре, кызыклы китаплар күп. Без аларны героик үткәндәге истәлекне саклау өчен укырга тиеш.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.