«Агыйдел егете-Хәсән Сарьян»

24 февраля 2025
16+
Бесплатно

Күренекле татар язучысы һәм галиме Хәсән Сарьянның тууына — 95 ел була.  Хәсән Сарьян әдәби иҗат юлын хикәяләр язудан башлый. Аның яшүсмерләргә адресланган беренче «Хикәяләр» җыентыгы 1962 елда Казанда басылып чыга һәм укучылар тарафыннан җылы каршы алына. Аннан соң 1965 һәм 1966 елларда авторның тагын ике китабы — хикәяләре тупланган «Классташлар» исемле җыентыгы һәм «Әткәм һөнәре» дигән повесте дөнья күрә.

Х.Сарьян — тел белеме, әдәби тәнкыйть һәм тәрҗемә өлкәләрендә дә актив эшләгән язучыларның берсе. Ул татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзү эшендә якыннан торып катнаша, озак еллар буе радиодан тел мәсьәләләренә багышланган кызыклы әңгәмәләр алып баруы, көндәлек матбугатта каләмдәшләренең иҗатлары турында күпсанлы мәкаләләрен бастыра. Аның тел белеме һәм әдәби осталыкка багышланган бу төр хезмәтләре «Уеңны уйдырып сал…» исемле җыентыгында урын ала.   Әдипнең аерым әсәрләре рус, мари, удмурт, башкорт, каракалпак, казакъ, кыргыз телләренә тәрҗемә ителә. Ул үзе дә рус һ.б. телләрдән татарчага проза әсәрләре тәрҗемә итә. Алар арасында Ч.Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» повестеның турыдан-туры кыргызчадан тәрҗемәсе аеруча зур осталык белән эшләнә. 1978 елның 21 сентябрендә кинәттән вафат була.

Расписание
Внимание! Указано местное время проведения события

Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.

«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2025 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна