1922 нче елдан башлап һәр елны дөньяда Су көне билгеләп үтәләр. Су — безнең планетада иң күп таралган матдә. Су — үсемлекләр, хайваннар һәм кешеләр өчен яшәү чыганагы. Бик борынгы заманнардан ук су иң кадерле һәм иң файдалы эчемлекләрдән саналган. Китапханәдә “Су — яшәү чыганагы” исемле темага экологик сәгать уткәреләчәк. Укучыларга су, аның чыганаклары турында мәгълумат бирелә, үз авылыбызда булган сулыклар, чишмәләр, елгалар турында сөйләнелә. Су — безнең планетада иң күп таралган матдә.Бу чарада укучыларга мәшһүр Япония галиме Масару Эмотоның күп еллар су белән фәнни тикшерү уздыруы турында да видеоязма күрсәтелде.Галим криокамерада суны катырып көчле микроскоплар аша, катырылган су кристалларын фәнни тикшерү өстендә байтак вакытлар эшли, төрле күзәтүләр уздыра. Мәсәлән: Күзәтүләр вакытында суга “рәхмәт”, “мин сине яратам”, “яхшылык”, “матурлык” һәм башка позитив сүзләр әйтәләр һәм катыралар. Барлыкка килгән кристалларны микроскоптан карап искитмәле, берсеннән берсе матур формага кергән кар бөртекләрен күрәләр. Икенче экспериментта, суга тискәре, ямьсез сүзләр әйтеп тикшерәләр: “син дурак”, “син кирәк түгел”, “үтерәм” дигән сүзләр әйтәләр. Суны шулай ук криокамерада катырганнан соң янәдән микроскоп аша карасалар, матур кар бөртекләре урынына әллә-нинди формасыз, ямьсез күренештән таң калалар. Шулай ук суга төрле музыка тыңлатып карыйлар. Моцарт, Бетховен, Бах, Чайковский музыкасын су бик тә ярата. Аларның тәэсире белән су матур кар бөртекләре формасын алып үзгәрә. Ә инде авыр рок, металлика стиле суны какшата, боза, ямьсезли. Суның хәтере, ишетү, аңлау сәләте бар, хәтта су кеше уйларын да укый һәм аңлый ала икән дигән нәтиҗә ясала.
Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.