15 көнне легендар җырчы, исеме дөнья күләмендә танылган, миллионлаган тамашачыларның мәхәббәтен яулаган Илһам Гыйльметдин улы Шакиров туган. Быел аңа, исән булса, 90 яшь тулган булыр иде.
Ярты гасырдан күбрәк иҗат гомере дәвамында мәшһүр җырчыбыз зур концерт эшчәнлеге алып барды, Россиянең һәм Советлар Союзының бик күп калаларында, союздаш республикаларда, чит илләрдә гастрольләрдә булды. И. Шакиров концертлары һәрчак зур уңыш белән узды.
Асыл җырчыбызның искиткеч зур репертуары татар халык җырларыннан, бик күп татар композиторлары әсәрләреннән тора иде. Халык җәүһәрләре булган җырлар белән рәттән, ул классиканы да җырлады, романсларны яратып башкарды. Шулай ук татар тамашачысы рус, казах, үзбәк, әзәрбәйҗан, каракалпак, башкорт һәм башка халыкларның җыр сәнгате белән И.Шакиров жырлары аша танышты. Китапханәдә яраткан җырчыбызга багышланган китап күргәзмәсе оештырыла.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.