Выставка «Татарстан милли китапханәсенә» — 160 ел

С 29 января по 28 февраля 2025
6+
Бесплатно

Татарстан Милли китапханәсе Россиядәге һәркем файдалана ала торган җәмәгать китапханәләренең иң әүвәлгеләреннән санала. Аның чишмә башы Казан шәһәрендә 1865 нче елның 10 (24) гыйнварында ачылган Казан җәмәгать китапханәсенә барып тоташа. Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге уку залында шушы әһәмиятле вакыйгага багышланган «Без тарихта эзлебез…» = «Вехи истории» дигән китап күргәзмәсе куелды (Казан, Карл Маркс урамы, 36 йорт).

Күргәзмәнең беренче бүлеге Милли китапханәнең 155 еллык тарихына багышланган. Анда китапханәнең ачылу вакыйгаларын, беренче эш хисапларын, аның үсеш юлларын архив документлары аша күрергә була.

Күргәзмәнең икенче бүлеге Казан җәмәгать китапханәсенә нигез салган, китап сөюче (библиофил) Иван Алексеевич Второв (1772-1844) һәм аның улы Николай Второвның (әдәбият белгече, археолог һәм этнограф) казанлыларга бүләк иткән шәхси китапханәсе турында сөйли. Хәзерге көндә бу уникаль китап ядкарьләре 1717 томда саклана һәм китапханәнең горурлыгы булып тора.

Күргәзмәнең соңгы бүлеген «Милли китап» нәшриятында дөнья күргән басмалар тәшкил итә. Укучы монда күренекле шәхесләр тормышы һәм иҗаты турындагы басмалар, китапханәдә саклана торган китап коллекцияләренең каталоглары, китапханә эшенә караган күптөрле методик ярдәмлекләр белән таныша ала. Болар барысы да — Милли китапханә хезмәткәрләренең иҗат җимешләре.

Расписание
Внимание! Указано местное время проведения события
5 февраля
Сведения предоставлены организацией МБУК «Алькеевская межпоселенческая центральная библиотека» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2025 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна