Яңа Чаллы авыл китапханәсендә Муса Җәлилнең тууына 119 ел тулу уңаеннан “Җырлап үтте данлы көрәш кырын “ дигән шигъри батырлык сәгате үткәрелә. Кичәгә китап укучылар белән алдан хәзерлек эшләре алып барыла. Алар Муса Җәлил турында язылган һәм аның китаплары белән танышалар, шигырьләрен укыйлар.Кичәгә “Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә” дигән мәгълүмати күргәзмә төзелә. Кичәбезнең беренче өлеше — “Батырлык кайдан башлана?” дип атала. Муса Җәлил дигәндә — татар халкын, ә татар халкы дигәндә, Муса Җәлилне күз алдына китерәләр. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, ул — чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы. Аның батырлыгы турында искә төшерелә.Муса Җәлилнең тормышына багышланган сорауларга җаваплар бирү оештырыла. Икенче өлеше –“Шигырьләр уку буенча бәйге” дип атала.Китап укучылар Муса Җәлилнең “Бүреләр ”, “Аяксызлар”, ”Җырларым”дигән шигырьләрен укыйлар. Кичәнең өченче өлеше — кроссворд чишү “Җәлилчеләр”. Кроссворд Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты белән көрәштәшләре кертелеп төзелгән.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.