Кыш − табигать фасыллары арасында иң салкыны. Алтын көз үтүгә, таягына таянып, ап-ак сакалын җирдән сөйрәп, кунакка килә ул. Килә дә җир өстенә күбәләк-күбәләк карлар яудыра. Кар бөртекләре, җемелдәшеп, бер-берсе белән уйнап, Җир-анага коелалар. Кыш, шулай итеп, үзенең ак келәмен җәя. Кыш ул битләрне өшетердәй зәмһәрир салкыннарга, күз күремен киметердәй бураннарга да бик бай. Көннән-көн соңрак чыккан кояш та, үзенең саранлыгын күрсәтеп, салкынча гына елмая. Кыш үзенең аклыгы, сафлыгы белән күңелгә якын, үзенчә матур. Чын кышны, билгеле инде, урманда гына тоярга була. Ә кырлар, яз җиткәнче ял итәргә уйлап, ап-ак юрганга төренәләр дә тыныч кына тирән йокыга талалар. Анда ап-ак кардан башка берни дә күреп булмый.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.