Әфганстандагы сугыш-совет чоры елъязмасының иң фаҗигале битләреннән берсе. Ул сугыш ветераннарының гына түгел, аннан соңгы буыннарның да хәтерендә мәңгегә сакланачак. Әфган сугышында 650 мең совет солдаты катнаша. Алар хезмәт итәргә малайлар булып китәләр, ә ветераннар булып кайталар. Алар интернациональ бурычларын намус белән үтәделәр. Батырлык дәресе тере әңгәмә, видеороликлар презентация карау рәвешендә узачак. Балалар Әфганстан территориясендә узган хәрби операцияләр, шулай ук совет солдатларының хезмәте ничек узганлыгы турында беләчәкләр. Катнашучылар сугыш барышы, сугыш техникасы, геройлар турындагы вакыйгалар битләрен ачып карыйлар, ә тагын катнашучылар һәлак булган солдатларны һәм офицерларны бер минут тынлык белән искә алачаклар.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.