Бөтен гомере буе халыкка фидакарьләрчә хезмәт кылган, милләт мәнфәгатен үзенең яшәү кыйбласы иткән татар галимнәре һәм әдипләре шактый күп. Болар арасында иң мөхтәрәм урыннарның берсен Каюм Насыйри алып тора.
1860 елдан башлап ярты гасыр дәвамында гаять нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән Каюм Насыйри татар мәгърифәтчелегенең күренекле вәкиле була.
К.Насыйриның кыю фикерләре, әдәби, фәнни хезмәтләре үз чорында җитәрлек бәяләнмәгән. Әмма алар халыкның киләчәгенә нык ышанган патриот әдипне мәгърифәт эшеннән туктата алмаганнар. Ул әдәби, фәнни, педагогик хезмәтләрендә Россиягә, рус халкына мәхәббәтен, аның киләчәгенә зур өметләр баглавын күрсәтә.
Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан, 13 февраль көнне китапханәдә мәгълүмат сәгате үткәреләчәк. Укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында презентация күрсәтеләчәк.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.