Моннан 82 ел элек — 1943 елның 2 февралендә Сталинград янында 200 көн дәвам иткән тарихта тиңе булмаган сугыш совет гаскәрләренең зур җиңүе белән тәмамлана. “Сталинградны азат итү” дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелә. Китапханәче укучыларны сугыш хронологиясе, анда катнашкан геройлар белән таныштыа. Китапханәче үз чыгышында Сталинград өчен сугышның Бөек Ватан сугышы чорында тамырдан борылыш ноктасына әверелүен аңлата. Сталинград сугышында фашистлар Германиясе һәм аның иярченнәренең биш армиясе тар-мар ителүен, Совет Кораллы Көчләренең, дошманнан стратегик инициативаны тартып алып, сугышның ахырына кадәр үз кулларында тотулары хакында мәгълүмат бирелә.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.