Борын-борыннан бөек акыл ияләре, әдипләр, шагыйрьләр телнең тылсымлы көч икәнлегенә инанганнар, бу көчнең матурлыгына һәм нәфислегенә сокланганнар, аның җзәмгыятьтә тоткан урынын билгеләргә тырышканнар. Халык тел аша чын йөрәктән чыккан нечкә хисләрен, күңел түрендә яткан тирән кичерешләрен, киң хыялында гәүдәләнгән изге теләкләрен белдергән.
Менә шушы гасырлар буе сакланып килгән байлыкны югалтмас өчен үзәк китапханә хезмәткәрләре “ШаЯрыш” проекты кысаларында студентлар белән Туган тел көненә багышланган “Син — мөкатдәс телем”/”Язык родной, дружи со мной” дип аталган интеллектуаль уен үткәрчәк. Чарада катнашучылар мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар, җырларны искә төшереп үз туган телебездә аралашырлар, үз фиерләрен җиткерерләр дип өметләнәбез.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.