Теләче районының Олы Кибәхуҗа авылында туып, өч яшеннән Казанда яшәгән егет хезмәт юлын Бөек Ватан сугышының иң катлаулы чоры — 1942 елда завод ашханәсендә башлый. Ул чакта Юныска нибары 15 яшь була. Әмма, яшь булуына карамастан, авыл һәм шәһәрдә яшәүче татарларның туклану рәвешләрен, халык ризыкларын пешерү серләрен өйрәнергә тотына ул. 24 яшендә егетне Казан ашханәләре һәм кафеларында производство мөдире итеп билгелиләр.
1959 елда тәүге китабы дөнья күрә. Юныс Әхмәтҗановның «Татар халык ашлары» китабын кулына алмаган хуҗабикәләр, ул китапны сакламаган гаиләләр Татарстанда бик сирәктер. Әмма аш-су остасы моның белән генә тукталып калмый, татар авыллары буенча йөреп, бөртекләп диярлек рецептлар җыя һәм бер-бер артлы китаплар әзерләвен дәвам итә. «Ашларыбызга гына игътибар итегез: токмачын аласыңмы, бәлешен яки татлыдан-татлы чәй ашларын әйтәсеңме — барысы да чын сәнгать әсәрләре бит алар. Белергә, өйрәнергә, шуларны табыннарыбыз күрке итү өчен, тырышып хезмәт итәргә генә кирәк», — дип яза аш‑су остасы үзе.
Юныс Әхмәтҗанов хезмэтенэ багышланган китап кургэзмэсе оештырыла.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.