«Матурлык бер көнлек, игелек–мәңгелек».Котлау
“Матурлык бер көнлек, игелек — мәңгелек”. Изгелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек. Кеше яшәгән саен бу сүзләрнең мәгънәсен күбрәк аңлый, мәгънәсенә тирәнрәк төшенә бара. Элек-электән олы яшьтәге кешеләрне хөрмәт иткәннәр: алар җәмгыятькә төпле фикер сөйләгән, яхшы киңәш биргәннәр… “Яше олы булганга күрә, яшь кеше карт кешене хөрмәт итсә, ул яшь картайгач, Аллаһы Тәгалә аны карарга, тәрбияләргә кешеләрне җибәрер”. Бу яшьләрнең, безнең дә өстә бурыч булып тора. Шуның өчен әгәр без өлкән яшьтә булган кешеләрне хөрмәт итсәк, олыгайгач шундый ук игътибарны алачакбыз. Нинди милләт һәм дин тотуына карамастан, барлык олы яшьтәге кешеләргә яшьләр игътибар юнәлтеп, хөрмәт белән карарга, аларны яратырга һәм мөмкинлек булганда ярдәм итәргә тырышырга тиеш дигән фикердә калабыз.
Шул уңайдан, без мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре 1октябрьдан алып 10 нчы октябрьгә хатле булган көннәрдә, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтү уңаеннан, йөри алмаган өлкәннәрне өйләренә барып бәйрәм белән котларга ниятлибез.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.