«Якташыбыз — Нәфис Гәрәйшинга 75 яшь»
Нәфис Миңгәрәй улы Гәрәйшин 1950 елның 1 гыйнварендә Азнакай районы Яшләү авылында туа.Ул башта Кәкре-Елга урта мәктәбен гел “5” билгеләренә генә тәмамлап, яңадан Минзәлә совхоз- техникумын һәм М.Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Студент елларында беренче шигырьләре Минзәлә район газета басмаларында чыга башлый. Ул елларда газетада эшләүче танылган җурналист Фәнзаман Баттал Нәфис Гәрәйшинга: “ Синнән җурналист та, шагыйрь дә чыгачак, сиңа җурналистикага укырга кирәк, — ди. Ә менә техникум директоры Нәфис Гәрәйшинга техникумда укыган килеш Казан авыл хуҗалыгы институтына да читтән торып укырга керергә рөхсәт бирә. Шулай итеп, Нәфис абый берьюлы ике җирдә белем ала. 1974 елда техникумны кызыл диплом белән тәмамлаганда ул инде институтның 3 курсында укый. Үзенең публицистик язмалары, саллы- саллы тәнкыйть матераллары белән район җитәкчелегенә дә, халык арасында да тиз танылып өлгерә ул.
21 нче март көнне авылыбыз китапханәсендә Нәфис Гәрәйшинның туганнары, авылдашлары, укучылар белән очрашу кичәсе була. Һәр кешене көтеп калабыз.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.