1999 елның ноябрендә ЮНЕСКО туган телгә игътибар бирү турында мәсьәлә күтәреп чыга. Шуннан соң дөньяда, телләрнең әһәмиятен күрсәтү һәм ана теленә сак караш тәрбияләү максатыннан, 21 февраль — бөтендөнья туган тел көне буларак билгеләп үтелә башлый.
“Авыз күрке — тел, тел күрке — сүз”, — ди халык. Тел — кешеләрнең аралашуы өчен бик әһәмиятле чара. Ул кеше тормышында гаять зур урын алып тора. Ул — тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел кешеләргә бер-берсенең теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә.
Һәр кешенең иле бер генә булган кебек, туган теле дә бер генә. ”Туган тел” төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе — әнисе өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырлары җырлый, иркәли, бата. Шуңа күрә аны халык ана теле дип атый.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Атнинская центральная библиотечная система» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.