Сәгыйть Рәмиев 1880 елның 24 февралендә (иске стиль белән 12) Ырынбур төбәгендә Акман авылында туа. Аның гаиләсе бер урында гына тормый, вакыт-вакыт күчеп йөрергә мәҗбүр була. Сәгыйть 1890 елдан 1902 елга кадәр "Хөсәения" мәдрәсәсендә белем ала. Ул бу вакытта гарәп, фарсы, төрек телләрен, әдәбият үрнәкләрен нигезле өйрәнгән. Ул "Хөсәения"дә мөгаллим булып кала. Сәгыйть Рәмиев 1906 ел башында Казанга килә. Анда "Таң йолдызы" гәҗитендә әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. Ә 19 июньнән аның мөхәррире итеп билгеләнә. Тиздән гәҗит ябыла, С. Рәмиев төрмәдә бер ай утырып чыга. Ул "Тавыш" исемле гәҗит тә оештырып карый. "Таң йолдызы" дәвамчысы буларак "Таң мәҗмугасы" исемле журнал чыгару эшенә керешә. Реакция чорында күп гәҗит-журналлар ябыла. Сәгыйть Рәмиев, бөтенләй эшсез калгач, "Бәянел-хак" гәҗите редакциясендә эшли башлый. 1910 елда Әстерханга китеп, андагы "Идел" гәҗитендә сәркатип булып эшли башлый. Дөресендә әлеге басманың мөхәррире хезмәтен үти.Китапханәдә Сәгыйть Рәмиев турында әдәби сәгать уза.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.