«Без аны белергә тиеш» Шагыйрь М.Газизовның тууына 85 яшь–иҗатына күзәтү.
УМ.Гәзизов 1940 елның 8 февралендә Татарстанның Шөгер (хәзерге Лениногорск) районы Туктар Урдаласы авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлый, 1958—1963 елларда Казан педагогия институтында тарих-филология белгечлеге буенча укый. 1963—1969 елларда Лениногорск районы мәктәпләрендә тарих, җәмгыять белемен укыта, мәктәптә укыту бүлеге мөдире, мөдир булып эшли. 1970 елдан Чаллы шәһәрендә яши, анда тулай торакта тәрбияче, төзелештә геодезист, мастер, тимерчелек заводында эшче булып эшли. Беренче шигырьләрләрен әле урта мәктәптә укыганда район һәм өлкә газеталарында бастыра. 1969 елда аның «Миләш сиртмә» исемле шигырьләр җыентыгы чыга. 1972 елда аның балалар өчен язылган «Бер, ике, өч» шигырьләр җыентыгы, ә 1976 елда «Тәгәри китте йомгагым…» җыентыгы дөнья күрә. Мәхмүт Газизов — җиде китап авторы[1].
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.