Каюм Насыйри галим — мәгърифәтче, тарихчы — этнограф, тел белгече, язучы. Гуманитар фәннәрнең төрле тармакларын үстерүгә өлеш кертә, хәзерге татар әдәби теленә, аның фәнни терминологиясенә нигез сала. Ул татар телен үстерү һәм аны рус теле белән якынайту өчен күп нәрсә эшләгән, чөнки ике теллелекне үз халкының мәдәнияте чәчәк атуына ачкыч дип санаган. Ул грамматика, фонетика, тарих, физика, анатомия, гигиена, математика һәм хәтта кулинария буенча хезмәтләр авторы булган. Мәгърифәтче сүзлекләр төзегән һәм татарларның лексиконын яңа терминнар белән баетырга омтылган. Ул татар халкының мәдәнияте нигезен тәшкил иткән әкиятләр, шигырьләр, әйтемнәр, гореф-гадәтләр һәм йолаларның зур коллекциясен туплый. Шул уңайдан язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылачак
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.