21нче февраль — Халыкара Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Без күпмилләтле илдә яшибез. Күпләр өчен туган тел — рус теле. Ә без исә Татарстанда яшибез һәм татар телендә аралашабыз, чөнки ул безнең ана теле! Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй — үзенең милли көе, иң матур, иң кадерле тел — үзенең туган теле. Туган телебез татар теле — борынгы һәм һәрьяклап үсеш алган телләрнең берсе. Ул — мул сүзлек хәзинәсе, бай тел. Минемчә, туган телнең аның никадәр бай һәм затлы булуын шагыйребез Г. Тукай тулысынча аңлатып, ачып биргән. «Туган тел» шигыре кешене тормышының бөтен чорларына алып кайта. Сиңа гомер бүләк иткән әти-әниеңнең теле аша син дөньяны таныгансың. Башка телләр үзләренчә матур булса да, үз телеңнең яңгырашы ук бүтән. Ул сиңа үгет-нәсыйхәт булып та, иркәләп-сөеп тә ишетелә. Туган телең аша җирдәге, кешедәге матурлык бөтен тулылыгы белән аңлашыла. Җырларыбызга моңлылык хас булган кебек, телебезгә дә моңлылык хас. Ә моң кешенең йөрәгендә, күңел түрендә туа. Моңлы халык начар була алмый. Моң ул − халык рухының ышанычлы сакчысы. Тел һәм моң — күңелебезнең көзгесе ул. Шуны онытмасак, телебез һәрвакыт моңлы, ягымлы, аһәңле булыр.
Укучы балаларга туган телебезгә багышланган шигырьләр, мәкальләр, җырлар ярдәмендә әңгәмә һәм уеннар оештырып, туган телебезгә булган мәхәббәтне тагын да үстерү, ныгытуны күздә тотабыз.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.