«Ленинград камалышында 900 көн һәм төн»
27 январь көнне совет халкының кабатланмас батырлыгы һәм изге Ватанына тугрылык үрнәге буларак тарихка кереп калган. Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы — иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте. Кызганычка каршы, бу җиңү бик күп корбаннар бәрабәренә яуланды. Төньяк башкалабыз азатлыгы һәм, иң мөһиме, Бөек Ватан сугышының хәлиткеч борылышын тәэмин иткән канкойгыч бәрелешләрдә 2 млн солдат һәм офицер батырларча һәлак булды. 872 көнлек камалышта ачлыктан 632 253 ленинградлының гомере өзелде. Фашизмны җиңгән каһарманнарыбыз батырлыгын безнең онытырга хакыбыз юк! Шул уңайдан Олы Нырсы авыл китапханәсендә Ленинград блокадасы сугышларында һәлак булган ватандашларыбызның батырлыгын онытмау максатыннан.“Ленинград камалышында 900 көн һәм төн» дип исемләнгән Хәтер сәгатье үткәрелә.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.