11 гыйнвар — иң әдәпле бәйрәмнәрнең берсе — Халыкара "Рәхмәт" көне. Шул уңайдан, Морзалар авылы мәдәният йортында “Бер рәхмәт — мең бәладән коткарыр!” дигән темага тәрбия сәгате үткәрелә. Күбебез бу тормышта "җылы сүзләрнең" мәгънәсе турында уйланып тормыйбыз. Ләкин ул сүзләрнең чын мәгънәсендә сихри көчкә ия булуы күренеп тора — кешеләр ул сүзләр аша бер-берсенә шатлык бүләк итәләр, игътибарлы икәннәрен күрсәтәләр һәм күңелләрдә яхшы тойгылар гына уяталар.Кешеләр белән очрашкач, исәнләш! , иртән торгач, “хәерле иртә” телә, тәмле телле бул, кешеләрнең хәтерен калдырсаң, гафу үтен, ярдәмчел бул, һәм башка күп кенә яхшы сыйфатлар турында сөйләшү үткәрдек, мисаллар китердек. Бу көнне бер-беребезгә "җылы сүзләр" генә әйтик, салкын кышкы көннәрдә бер-беребезнең җаннарына җылы өләшик, дигән нәтиҗә чыгарып, укучылар белән саубуллаштык.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.