Язучы, әдип һәм шагыйрь Шәйхи Маннурның тууына 120 ел «Бар ул чын мәхәббәт, бар!».
Шәйхи Маннур (Шәйхелислам Фәрхулла улы Маннуров) 1905 елның 15 гыйнварында элекке Казан губернасының Мамадыш өязе (Татарстанның хәзерге Мамадыш районы) Тулбай авылында крәстиян гаиләсендә туа.
Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә һәм күрше Шәмәк авылы мәдрәсәсендә ала. Октябрь инкыйлабыннан соң шул ук Шәмәк авылында ачылган «икенче баскыч эш мәктәбе»ндә һәм Мамадыш шәһәрендәге кыска мөддәтле педагогия курсларында укый.
Тиздән газета-журналларда Ш. Маннур шигырьләренә тәнкыйди мәкаләләр һәм рецензияләр, сатирик шигырьләр, эпиграммалар, карикатуралар басыла башлый. Аларда яшь шагыйрьнең мең төрле гаепләре «фаш ителә»; аңа «кулак сандугачы», «буржуа сыбызгысы», «есенинчы», «сыйнфый көрәштән качу җырчысы» дигән сәяси мөһерләр ябыштырыла. «Әтисенең йөзен яшергән» дип, шагыйрьне комсомолдан, 1929 елда ТАППтан чыгаралар. Язганнарын Казан матбугатында бастыру туктала.
Әдәбият дөньясындагы бу «тәнкыйди шаукым», шагыйрь шәхесен мораль яктан кимсетү, рәнҗетүдән тыш, аның иҗатындагы лирик-романтик башлангычларның иркен, табигый рәвештә алга таба үсүенә дә комачау итми калмагандыр дип уйларга урын бар. Гомумән, бу «мунчадан» соң Ш. Маннур, шактый заман кулына каләм алырга җөрьәт итмичә, үз эченә бикләнеп яшәргә мәҗбүр була.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.